news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дания Заһидуллина: Яхъя Абдуллин милли фәнне булдырган шәхес

Татар галимнәре ТР Фәннәр Академиясенә остазларын искә алырга җыелды.

Дания Заһидуллина: Яхъя Абдуллин милли фәнне булдырган шәхес
Салават Камалетдинов фотолары

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Әдәбият галиме Дания Заһидуллина фикеренчә, галим Яхъя Абдуллин үзен милли фәнне булдыруга багышлаган шәхес. Бу хакта бүген ТР Фәннәр Академиясендә Яхъя Абдуллинның 100 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл утырышында әйтелде.

Әлеге хәтер яңарту кичәсенә галимне искә алырга аның балалары, кияү һәм оныклары, шулай ук аның белән бергә эшләгән хезмәттәшләре, дуслары җыелды.

«Яхъя Абдуллин татар иҗтимагый фикер дөньясын ачкан кеше. Гуманитар фәннәр методологиясен булдырган зур галимнәрнең берсе ул. Бүгенге кичәбез Яхъя Абдуллин турындагы хәтерне халыкка кайтаруның башлангычы булсын иде», — диде ТР Фәннәр Академиясе хакыйкый әгъзасы, әдәбият галиме Дания Заһидуллина.

«Яхъя Абдуллин безнең һәрберебез өчен бик якын кеше, галим. Язган китаплары сан ягыннан күп булмаса да, сыйфат ягыннан аның хезмәтләре һичшиксез фәндә зур урын алып тора», — диде Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Яхъя аганың беренче аспиранты, хәзер фәлсәфә фәннәре докторы Фәрит Солтанов остазының биографиясенең кайбер моментларын сөйләп үтте, күп санлы шәкертләрен барлады.

Фәрит Солтанов Яхъя Абдуллинның 80 яшьлек юбилее алдыннан язган сүзләре белән дә бүлеште: «Татар әлегә яшәвен дәвам итә. Ләкин йокымсыраган хәлдә. Уяна алмый азаплана. Әй, уятасы иде аны һәм үзенең мөстәкыйльлеге өчен көрәшкә канатландырасы иде. Моның өчен аның аңына милләт идеясен тирән сеңдерәсе иде».

«Яхъя ага белән без бик яхшы эшләдек, бик энергияле иде ул. Татар халкының генезис мәсьәләсен беренчеләрдән булып күтәреп чыккан кеше ул», — дип сөйләде әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев.


Бүгенге көндә Теләче районында олуг галимнең исемен йөртүче урам һәм чишмә бар. Хәзерге вакытта Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих Институтының иҗтимагый фикер тарихы һәм ислам белеме бүлеге аның исемен йөртә.

Яхъя Абдуллин — фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, ТАССР һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе. «Мәгърифәт нуры ачар», «Татарская просветительская мысль», «Ислам һәм аның татар халкы тормышында урыны» кебек хезмәтләр авторы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100