news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры «Камыр батыр» әкиятенә яңача караш тәкъдим итә

Спектакль быел 30 декабрьгә кадәр һәм 2, 3 гыйнвар көннәрендә көнгә ике тапкыр уйналачак.

(Казан 21 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры Яңа ел тамашасы буларак, «Камыр батыр» әкиятен тәкъдим итә. Бүген театрда яңа спектакльнең премьерасы булды.

Спектакль «Камыр батыр» дип аталган татар халык әкияте нигезендә эшләнгән. Әкият башта эскиз рәвешендә «Tamga» театр лабораториясе кысаларында тәкъдим ителгән иде.

Соңрак драматург Алексей Житковский балалар белән драматургия лабораториясе кысаларында әкиятнең дәвамын яздылар. Бүген алар үз иҗатларының сәхнәдә гәүдәләнешен күрергә театрга килгән иде.

Әкиятне сәхнәгә чакырылган режиссер Мария Горвиц куйды.

Тамаша Камыр батырның маҗаралы сәяхәте вакытында дуслар табып, алар белән бергә тормышта үз юлын эзләве бәян ителә.

Спектакль быел 30 декабрьгә кадәр һәм 2, 3 гыйнвар көннәрендә көнгә ике тапкыр уйналачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100