news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры сәхнәсендә Питрәч һәвәскәр артистлары чыгыш ясады

Шамил Зиннур улы Закиров исемендәге театр коллективларының ХХI төбәкара «Идел йорт» бәйгесенең нәтиҗәләрен традиция буенча Камал театры сәхнәсеннән игълан иттеләр.

Камал театры сәхнәсендә Питрәч һәвәскәр артистлары чыгыш ясады
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Халык театрлары коллективларының «Идел йорт» бәйгесенең жюри әгъзалары быел гран-прины ике театр коллективына бирергә карар иткән. Кичә Камал театры сәхнәсендә аларның берсе — Питрәч халык театры коллективы чыгыш ясады.

«Балкыш» халык театры фестивальдә Мансур Гыйләҗевның «Казан егетләре» музыкаль спектакле белән катнашкан. Режиссеры — Фәнил Мисалов. Залда спектакльне пьеса авторы, драматург Мансур Гыйләҗев, мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов, Шамил Закировның туганы буларак Ринат Закиров та карады.

Шамил Зиннур улы Закиров исемендәге театр коллективларының ХХI төбәкара «Идел йорт» бәйгесенең нәтиҗәләрен традиция буенча Камал театры сәхнәсеннән игълан иттеләр.

Икенче гран-прины Флорид Бүләков пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Сөясеңме-сөймисеңме?» спектакле өчен Башкортстан Республикасы Кушнаренко районының «Мизгелләр» татар халык театры алды. Режиссеры — Энҗе Гыймалетдинова.

Катнашучыларны һәм лауреатларны жюри әгъзалары бүләкләде. Бәйгенең жюри рәисе — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры музей мөдире Луара Шакирҗанова.

Жюри әгъзалары — драматург Данил Салихов, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, композитор Эльмира Галимова, режиссер, Дамир Сиражиев исемендәге Республика премиясе лауреаты Лилия Әхмәтова, «Әкият» курчак театры рәссамы Екатерина Спиридонова, Татарстанның атказанган артисткасы, Кариев театры артисты Энҗе Камалиева, Татарстанның атказанган артисты, Камал артисты Эмиль Талипов, хореограф, балетмейстtр, Россиянең «Алтын битлек» театр премиясе иясе, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Нурбәк Батулла.

III дәрәҗә лауреат — Югары Ослан район мәдәният йорты халык театрына Светлана Алексиевич пьесасы буенча куелган «У войны не женское лицо» спектакленә бирелә. Режиссеры — Рамилә Бакирова. 

III дәрәҗә лауреат дипломы — Мамадыш район мәдәният йорты халык театрына Хәбир Ибраһимовның Альберт Хәсәнов романы буенча куелган «Данәгөл» спектакле өчен. Режиссеры — Марат Баязитов. 

Үзешчән театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Азнакай шәһәре район һәм шәһәр мәдәният сарае халык театры режиссеры Гөлсинә Җамалиева бүләкләнде.

III дәрәҗә лауреат дипломы — Әминә Яхина пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Аккошым минем» спектакле өчен Ульяновск өлкәсе Ульяновск шәһәре Киндяковка мәдәният йортының «Нур» татар халык театры. Режиссеры — Җәмилә Мифтахова.

III дәрәҗә лауреат дипломы — Риза Ишморат пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Үлмәс җыр» спектакле өчен Оренбург өлкәсе Сакмар районы Татар Каргалысы авылы мәдәният йортының «Яктылык» татар халык үзешчән театры. Режиссеры — Малик Халиков.

II дәрәҗә лауреат — Мөслим районы мәдәният йорты халык театрына Аяз Гыйләҗев пьесасы буенча куелган «Өч аршын җир» спектакле. Режиссеры Фидания Шәймәрданова.

II дәрәҗә лауреат - Арча районы мәдәният йорты «Җидегән чишмә» халык театрына Шәриф Камал песасы буенча куелган «Хаҗи әфәнде өйләнә» спектакле. Режиссеры — Азат Зарипов. 

II дәрәҗә лауреат — Галиәсгар Камал пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Беренче театр» спектакле өчен Башкортстан Республикасы Нефтекамск шәһәренең «Без» татар халык театры. Режиссеры — Ильмира Алетдинова.

II дәрәҗә лауреат — Данил Салихов пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Микүләй дәдәйнең бөер ташы» спектакле өчен Пермь крае Барда муниципаль округы Барда авылы үзешчән театры. Режиссеры — Эльмарт Мәүлетов.

I дәрәҗә лауреат - (Приз — йөз мең сум) Азнакай шәһәре район һәм шәһәр мәдәният сарае халык театрына Авксент Цагарель пьесасы буенча куелган «Ханума» спектакле өчен. Режиссеры — Гөлсинә Җамалиева. 

I дәрәҗә лауреат — Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Яра» спектакле өчен Октябрьский шәһәре «Чулпан» үзешчән театр коллективы бүләкләнә. Режиссеры — Раушания Фәезова.

 Лауреатларга 100, 75 һәм 50шәр мең сум премия бирелә.

  • Быелгы Шамил Зиннур улы Закиров исемендәге театр коллективларының ХХI төбәкара «Идел йорт» бәйгесе, Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.
  • Бәйгедә 100 артык коллектив катнашты. Татарстан, Чувашия, Удмуртия һәм Башкортстан Республикалары, Ульян, Ижау, Самара төбәкләре, Себер һәм Урал ягы коллективлары көч сынашты.
  • Беренче тапкыр, 1992нче елда оештырылган фестивальнең максаты — халык театрларының эшчәнлеген камилләштереп кенә калмыйча, үсеп килүче яңа буында театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100