news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада «Рәми. Шагыйрь көндәлеге» нәфис фильмын төшерергә җыеналар

Фильм халык шагыйре Рәми Гариповка багашланган.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Уфада шагыйрь Рәми Гариповка багышланган «Рәми. Шагыйрь көндәлеге» нәфис фильмында төшәргә теләгән балалар арасында кастинг үткәреләчәк. Бәйгегә 8 яшьтән 13 яшькәчә малайлар чакырыла. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Фильмны Уфа режиссеры Булат Йосыпов төшерә.

Кастингның беренче этабы онлайн рәвештә уза. Гаризалар 10 гыйнварга кадәр кабул ителә.

Кастингта катнашу өчен иҗади биремне үтәргә туры киләчәк. Фильмда роль башкарырга теләүче балаларга башкорт телендә шигырь (проза, мәсәл) сөйләп видео яздырырга кирәк.

Актерларга гомуми таләпләр: аларга 8-13 яшь, башкорт телен белү мәҗбүри, спекталь һәм фильмда төшү тәҗрибәсе хуплана.

Иҗади эшләрне тикшергәннән соң кандидатларны Уфага чакырачаклар, диелә бу хәбәрдә..

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100