news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Габдулла Тукай музеенда шагыйрьнең туганнары һәм якыннары турында сөйләячәкләр

Интерактив дәрес рус һәм татар телләрендә узачак.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). 26 ноябрь көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда Әниләр көненә багышланган «Синең исем балкысын» дип исемләнгән чара узачак.

Казанда яшәүчеләр шагыйрьнең туганнары һәм якыннары турында, аның әниләргә багышланган әсәрләрен ишетә алачак, дип хәбәр итә «Иске шәһәр» префектурасы.

Оештыручылар сөйләвенчә, чара рус һәм татар телләрендә интерактив дәрес форматында узачак. Катнашучыларга шулай ук Тукайның иң якын кешеләре белән турыдан-туры бәйле мемориаль предметлар да күрсәтеләчәк.

Урыннар чикле, теләгән һәркемгә алдан +7(843)590-86-67 телефон номеры аша яки +7 (927) 440-64-62 номерына WhatsAppта язып теркәлергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot