news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда фотограф, рәссам Фаил Исламов истәлегенә күргәзмә узачак

Исламов Татарстанның иң яхшы рәссам-бизәүчеләренең берсе саналды, күп кенә басмалар белән хезмәттәшлек итте.

(Чаллы, 21 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова ). Чаллыда танылган фотограф, рәссам-иллюстратор, «Көмеш кыңгырау» балалар газетасы хезмәткәре булган Фаил Исламов истәлегенә багышланган күргәзмә узачак.

Фаил Исламов узган елның җәендә йөрәге кинәт туктау сәбәпле, 59 яшендә вафат булды. Рәссамның үлеме аны белгән һәр кешене тетрәндерде. Исламов 15 елдан артык уникаль басмада — Татарстанда татар телендә балалар өчен чыгучы бердәнбер газета - «Көмеш кыңгырау»да эшләде.

Чаллы егете Татарстанның иң яхшы рәссам-бизәүчеләренең берсе иде. Күп кенә татар басмалары белән хезмәттәшлек итте, балалар китапларын бизәде — аның исәбендә алар берничә дистә.

Бер елдан соң хезмәттәшләре һәм туганнары рәссамның эшләреннән күргәзмә оештырды. Экспозицияне ачу 29 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә була.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100