news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшь иҗатчылар: Җәмгыятьтәге вакыйгаларны иҗатта чагылдырырга белемебез җитеп бетми

«Иҗатыбызда күрсәтәсебез килсә дә, бу темага җитди карыйбыз», — ди Саҗидә Сөләйманова премиясе стипендиатлары.

Яшь иҗатчылар: Җәмгыятьтәге вакыйгаларны иҗатта чагылдырырга белемебез җитеп бетми
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия стипендиаты, КФУның Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студенты Гөлинә Фәрхуллина фикеренчә, тормыш-көнкүреш вакыйгаларын иҗатта чагылдыру өчен белем кирәк.

«Яшьләр яңалыкларга үзенчә карый, үзләренең фикере бар. Мәсәлән, кайберләр тәэсирләрен мемнар белән күрсәтә. Иҗатыбызда күрсәтәсебез килсә дә, бу тема бик җитди, безнең белемебез җитеп бетми. Аңлап бетермибез. Баштан белем туплыйсыбыз килә, соңрак иҗатыбызда чагылдырасыбыз килә», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Яшь шагыйрә Фирүзә Шәрифуллина «билге» өчен генә шигырь язуның мәгънәсен күрмәвен әйтте. «Яшь яки өлкән буын иҗатчы тормыштагы вакыйгалардан илһам алмый икән, ул турыда аңа нәрсәгә язарга?» — ди стипендиат.

Гөлинә Фәрхуллина хикәяләрендә таныш-белешләре белән булган вакыйгаларны арттырып язарга яратуын әйтте. «Уйланучан кеше мин. Дәрес вакытында да укытучыны тыңламыйча утыра алам», — диде Мамадыш районы Кече Кирмән авылыннан икенче курс студенты.

Балтач районы Норма авылыннан Фирүзә Шәрифуллина мәхәббәт, дуслык темаларына иҗат итүе турында сөйләде. «Барысы да кәефтән тора: шигырьләремнең сюжетын үзем уйлап чыгарам», — ди ул.

Кызларга Саҗидә Сөләйманова премиясендә катнашырга КФУның татар теле белеме кафедрасы доценты Халисә Ширмән тәкъдим иткән. «Стипендиат дәрәҗәсенә ирешкәч, иҗатыбызга караш үзгәрде. Бу исемне ала алгач, димәк, әсәрләребезнең бәясе бар дигән нәтиҗәгә килдек. Бу алга таба шигырьләр язарга үзенә күрә бер этәргеч бирә», — ди алар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100