Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе итеп Нияз Игъламов билгеләнде
Иҗтимагый совет составын алмаштыру алдагы составның вәкаләтләре вакыты тәмамлануга бәйле, диделәр ведомствода.
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе итеп Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек мөдире, «Нәүрүз» фестиваленең арт-директоры Нияз Игъламов билгеләнде.
«Ведомство каршындагы Иҗтимагый совет составын алмаштыру алдагы составның вәкаләтләре вакыты тәмамлануга һәм анда катнашучыларны ротацияләү зарурлыгына бәйле», - диде ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе вазифасын моңа кадәр Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Марсель Таишев башкарды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз