news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Наше время — Безнең заман» фестиваленең гала-концерты була

13-14 ноябрьдә Әлмәттә, 20-21 ноябрьдә Казанда зона этабы узачак.

Казанда «Наше время — Безнең заман» фестиваленең гала-концерты була
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Эшләүче яшьләрнең «Наше время - Безнең заман» ачык республика телевизион иҗат фестивале быел 13 ноябрьдә башланачак һәм 30 ноябрьдә Казанда суперфинал белән тәмамланачак. Фестивальдә коронавируска каршы чаралар үтәләчәк. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.

«Коронавирус вазгыяте сәбәпле, термометрия, сәхнәне санитар эшкәртү һәм башка кирәкле чаралар оештырылачак», - диде эшләүче яшьләрнең иҗат фестивале башкарма директоры Наталья Смирнова.

13 һәм 14 ноябрьдә Әлмәттә «Нефтьче» мәдәният йортында фестивальнең зона этабы планлаштырылган. Казанда шундый ук бәйге 20 һәм 21 ноябрьдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында узачак.

Аннары иң яхшылар 27-28 ноябрьдә суперфиналда ачыкланачак, ул Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә узачак. Ә 30 ноябрьдә кунаклар "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында гала-концертка җыелачак.

Быел фестиваль тарихта әһәмиятле ике бәйрәмгә - ТАССРның 100 еллыгына һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Фестиваль гадәттәгечә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия комиссиясе химаясендә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100