Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал театры һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы сентябрьдә игълан иткән акцияне озайта
Акция Казан Кремлендәге Ислам мәдәнияте музееның «Коръән тәрҗемәләре» күргәзмәсе кысаларында уздырыла.
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). 21 сентябрьдә Г.Камал театры һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы билетларга 50% ташлама ясау акциясе игълан иткән иде. 3 атна эчендә акциядә 200дән артык кеше катнашты. Акция популярлашу сәбәпле, ул 15 ноябрьгә кадәр озынайтыла. Бу хакта Камал театры матбугат хезмәтенә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Акциянең шартлары:
- Музей кассасында Камал театрына билетны күрсәтеп, күргәзмәгә билетны 50% ташлама белән алырга мөмкин;
- Театр кассасында Ислам мәдәнияте музеена билетны күрсәтеп, Камал театры спектакленә билетны 50% ташлама белән алу мөмкинлеге бирелә.
Акция Казан Кремлендәге Ислам мәдәнияте музееның «Коръән тәрҗемәләре» күргәзмәсе кысаларында уздырыла. Күргәзмә Камал театрының элекке директоры Шамил Закиров истәлегенә багышлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз