news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай музеенда талантлы рәссам Әлфия Нурхәмитованың күргәзмәсе ачылды

Аның күп эшләре туган якның табигатенә һәм матурлыгына багышланган.

Аксубай музеенда талантлы рәссам Әлфия Нурхәмитованың күргәзмәсе ачылды
Аксубай туган якны өйрәнү музее архивыннан

(Аксубай, 21 октябрь, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Анастасия Петрова). Аксубай музеенда талантлы рәссам Әлфия Нурхәмитованың күргәзмәсе ачылды. Экспозицияләр залында аның күпсанлы эшләре тәкъдим ителгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлфия Нурхәмитова районда иҗат эшчәнлеге белән билгеле. Ул — танылган рәссам, педагог, сәләтле оештыручы. Аның күп эшләре туган якның табигатенә һәм матурлыгына багышланган.

Рәссам әйләнә-тирәдәге матурлыкны күрә белә һәм аларны картиналарына бик оста күчерә. Аның талантын үлчәп булмый. Аның һәр эшендә ниндидер үзенчәлек, хис, кәеф бар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100