news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Яңа Бүләк авылында Илһам Шакировның музей-йортын төзекләндерәләр

«Иҗат йортында мондый зур ремонт эшләре беренче тапкыр башкарыла», — диде Яңа Бүләк авылы башлыгы Мансур Сәгытдинов.

Тукай районы Яңа Бүләк авылында Илһам Шакировның музей-йортын төзекләндерәләр
https://chelny-izvest.ru

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Тукай районы Яңа Бүләк авылында җырчы Илһам Шакировның музей-йортында төзекләндерү эшләре бара. Аны Татарстанның туристик программасына кертергә телиләр.

«Челнинские известия» сайты язганча, җырчының музей-йорты Чаллыдан 30 чакрым ераклыкта урнашкан. Музейда ремонт вакытында Илһам Шакировның шәхси әйберләрен тартмаларга тутырып җыеп куйганнар.

«Иҗат йортында мондый зур ремонт эшләре беренче тапкыр башкарыла. Бу бинаны гына яңартып калмас, ә күренекле якташыбызның уникаль музеен алга таба да үстерер дип өметләнәбез», — диде Яңа Бүләк авылы башлыгы Мансур Сәгытдинов.

234,7 квадрат метр мәйданлы музейны төзекләндерү өчен акча республика бюджетыннан бүлеп бирелгән. Ремонт беткәннән соң муниципаль милек хокукын билгеләү мәсьәләсе хәл ителәчәк.

«Иҗат йортын республиканың туристик программасына кертүләре безнең өчен бик мөһим. Бу очракта аны тәэмин итүнең структурасы тамырдан үзгәрәчәк: штатка экскурсовод һәм күзәтүче алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Кунаклар һәм туристлар да артыр, музейга мәдәният һәм сәнгать училищелары, институтлары студентлары, җырчылар һәм сәнгать белгечләре килер дигән өмет бар», — диде Мансур Сәгытдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100