news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Удмуртиягә гастрольләргә чыга

Концертлар Ижау, Сарапул, Глазов, Можга шәһәрләрендә узачак.

Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Удмуртиягә гастрольләргә чыга
Александр Эшкинин

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Удмуртиягә гастрольләргә чыга.

«Без Удмуртиягә „Туй“ программасын, алтын фондтагы иң матур җыр-биюләрне алып барабыз. Ни өчен анда барабыз дигәндә — Ижау якын. Ерак юлга тулы составны алып чыгуы авыр. Аларның концерт заллары да безгә туры килә», — дип сөйләде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Концертлар 25 сентябрь көнне Ижау опера һәм балет театрында, 26 сентябрь— Сарапул, 27 сентябрь — Глазов, 28 сентябрь — Можга шәһәрләрендә узачак. 29 сентябрь көнне ансамбль Әгерҗедә ике концерт куя. Алар «Пушкин картасы» проекты кысаларында уза. Шулай ук билет алып керү мөмкинлеге дә була.

Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе сүзләренчә, программага кергән һәр әсәр тарихи яктан дөрес булсын өчен ул ярты ел дәвамында архивларны өйрәнгән.

2022 елда Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә 85 ел тула. Хәзер юбилей программасына әзерлек тә бара. Киләсе елның декабрь аенда узачак юбилей концертына ансамбльнең ветераннары да чакырулы.



Галерея: Җыр һәм бию ансамбленең яңа концерт сезонына багышланган очрашудан фоторепортаж


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100