news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Чечен Республикасының «Нохчо» ансамбле үзенең юбилеен бәйрәм итә

Концерт алдыннан ансамбльдә катнашучылар татарстанлылар белән үз тәҗрибәләрен уртаклашты.

Татарстанда Чечен Республикасының «Нохчо» ансамбле үзенең юбилеен бәйрәм итә
Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Чечен Республикасының танылган «Нохчо» дәүләт җыр һәм бию ансамбле 30 еллык юбилеен Татарстан буенча гастрольләр туры белән бәйрәм итә.

Коллектив республика шәһәрләрендә һәм районнарында Чечняның Беренче Президенты, Россия Герое Әхмәт-Хаҗи Кадыйровның тууына 70 ел тулуга багышланган «Гореф-гадәтләрне саклаучы Нохчо» концерт программасын тәкъдим итә. Ул үз эченә милли фольклорның бөтен матурлыгын һәм гүзәллеген, композицион күптөрлелекне һәм яшь дәртне алган, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Кичә «Нохчо» җыр һәм бию ансамбле үз программасын Казанда тәкъдим итте. Ансамбльдә катнашучылар җыр һәм бию аша кавказ халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштырды. Артистлар хәтта коралланып, кылыч һәм пычак ярдәмендә тарихи сугыш сәхнәсен дә күрсәтте.

«Чечен Республикасының „Нохчо“ дәүләт җыр һәм бию ансамбленең талантлы артистлары үз биюләре аша безгә тарихларын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен күрсәтә. Сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм һәм бәхет, сәламәтлек, иҗади уңышлар телим! Аллаһы Тәгалә һәрвакыт сезгә рәхмәтен бүләк итсен», — дип мөрәҗәгать итте сәхнәдән ТР Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова.

Концерт алдыннан ансамбльдә катнашучылар татарстанлылар белән үз тәҗрибәләрен уртаклашты. Алар «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре, «Дорога из города» һәм «Изумрудный город» коллективларында тәрбияләнүчеләр өчен мастер-класс үткәрде.

Чечня ансамбленең җырларын һәм биюләрен шулай ук Мамадыш, Алабуга, Лениногорск, Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Нурлат һәм Чистайда җылы кабул иттеләр. Гастроль турының финал аккорды Бөгелмәдә узасы концертта яңгыраячак.

Коллектив гастрольләре «Без — Россия» федераль программасы кысаларында РФ Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә оештырылды. Татарстанда «Нохчо» ансамбле концертлары «РОСКОНЦЕРТ», Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм Татарстан Республикасы Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды ярдәме белән уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100