news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы курчак театры спектакле фестивальдә «Иң яхшы режиссёр эше» дипломына ия булды

Театр Владимир шәһәрендә узган төбәкара фестивальдә Илгиз Зәйниев куйган «Кроткая» спектакле белән катнашты.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чаллы курчак театрының «Кроткая» спектакле «Золотое колечко» IV төбәкара курчак театрлары фестивалендә «Иң яхшы режиссёр эше» номинациясендә җиңү яулады.

Җиңүче дипломын театр коллективы Владимир шәһәрендә узган курчак театрлары фестиваленең ябылу тантанасында кабул итеп алган.

«Спектакльнең премьерасы әле яз көне генә булган иде. Театр коллективы аны бер-бер артлы дүрт фестивальдә катнашу өчен алып чыгып китте. Алда аларны Мәскәү һәм Белгородта көтәләр», — ди спектакльнең режиссеры Илгиз Зәйниев.

«Золотое колечко» IV төбәкара курчак театрлары фестивале Владимир шәһәрендә 16-21 сентябрь көннәрендә үтте.

Ф.М.Достоевский повесте мотивлары буенча куелган «Кроткая» спектакле 16 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә. Инсценировка авторы — Илгиз Зәйниев. Куючы рәссам Денис Токарев, композитор — Юрий Чаплин.

«Кроткая» спектакленең премьерасы Чаллыда 21 октябрьдә булачак. Спектакль «Пушкин картасына» кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100