news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театрында сәламәтлеге чикле балалар өчен бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләделәр

Тинчурин театрының «Могҗиза» театр студиясе «Я могу! Творчество без границ» Бөтенроссия конкурсында җиңде.

Тинчурин театрында сәламәтлеге чикле балалар өчен бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләделәр
Чыңгыз Абызов фотолары

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Тинчурин театрында «Я могу! Творчество без границ» инвалид һәм сәламәтлеге чикле балалар өчен бөтенроссия конкурсы призерларын котлау тантанасы узды. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Казан дәүләт мәдәният институты оештырган бөтенроссия конкурсы җиңүчеләренә дипломнарны институтның Театр, кино һәм телевидение факультеты деканы, социология фәннәре докторы, профессор Дилә Дәүләтшина тапшырган.

Конкурсның «Театраль иҗат һәм сәнгатьле уку» номинациясендә (театр юнәлеше) Тинчурин театры каршында оешкан «Могҗиза» театр студиясе призер булган.

«Тинчурин театрында сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен театр студиясе актив эшли. Бу игелекле эш Альбина Сәлимгәрәева җитәкчелегендә „Во благо вместе“ инициатив төркеме белән берлектә үткәрелә», — дип хәбәр итә театр.

«Могҗиза» студиясе Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисовның «Булмас димә — була шул» әсәрен сәхнәләштергән. Студиядә балалар белән театр артистлары — Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Нәүмәтова һәм яшь артист Салават Хәбибуллин эшли. Театр студиясе җитәкчесе — Зөлфия Бәшәрова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100