news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбургта татар мәдәниятенә багышланган күргәзмә ачылды

Оренбург сынлы сәнгать музеенда күргәзмә 18 октябрьгә кадәр эшләячәк.

Оренбургта татар мәдәниятенә багышланган күргәзмә ачылды

 (Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Оренбург сынлы сәнгать музеенда «Татарларда кунакта» дип аталган күргәзмә эшли. Анда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы экспонатлары тәкъдим ителгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмәдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы экспонатлары: 180 предмет һәм 112 рәсем сәнгате һәм графика әсәрләре куелган. Татар халкының көнкүрешен һәм гореф-гадәтләрен күрсәтә торган декоратив-гамәли сәнгать тәкъдим ителгән.

Күргәзмәдә хәзерге заман сәнгате әйберләре һәм XIX гасыр экспонатлары да урын алган. Бу - милли аяк киеме һәм намазлык. Күргәзмә Россия, Татарстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе Мәдәният министрлыклары ярдәме белән оештырылды. Оренбург сынлы сәнгать музеенда күргәзмә 18 октябрьгә кадәр эшләячәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100