news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әкият» курчак театрында «Әлфия» спектаклен тифлокомментарий белән карап булачак

Тифлокомментарийлы спектакль 18 октябрьдә күрсәтелә.

«Әкият» курчак театрында «Әлфия» спектаклен тифлокомментарий белән карап булачак

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). «Әкият» курчак театрында «Әлфия» спектаклен тифлокомментарий белән карап булачак. Бу хакта «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә Сукырлар һәм күрмәүчеләр өчен республика китапханәсенең бүлек мөдире, тифлокомментатор Гөлүсә Закирова хәбәр итте.

Яңа театр сезонында Казанның өч татар театры тифлокомментарийлар белән спектакль күрсәтү буенча грантлар откан. Болар — Камал театры, Кариев театры һәм «Әкият» курчак театрлары.

«Әлфия» музыкаль спектаклендә сүзләр бөтенләй юк, башка спектакльләрне актерларның репликалары аша аңлап булса, бу — күрмәүчеләр өчен карап булмаслык әсәр булып тора. Театр миңа рус телендәге «Ханума» спектаклен тәкъдим иткән иде. Ләкин мин "Әлфия"гә басым ясадым. Ул кызыклырак спектакль», — диде Гөлүсә Закирова.

Гөлүсә Закирова бу спектакльне инде ике тапкыр каравын әйтте. Аны «карап туялмаслык» дип билгеләде. «Минем бу спектакльне күрмәүчеләргә дә җиткерәсем килә», — диде ул.

Грант буенча әлеге спектакльгә күрмәүчеләргә 20 билет бирелә. Тифлокомментарийлы спектакль 18 октябрьдә күрсәтелә.

  • «Әкият» музыкаль спектаклен «Әкият» курчак театрында өлкәннәр өчен театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев куйды. Спектакль Әлфия Авзаловага багышлана.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100