news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан» бию ансамбле Татарстанның легендар брендларының берсе дип табылды

Ансамбль республиканың танылган коллективлары исемлегенә кергән.

«Казан» бию ансамбле Татарстанның легендар брендларының берсе дип табылды
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Комсомольская правда» газетасы, ТАССРның йөз еллык юбилее уңаеннан, укучылары арасында Татарстанның 100 легендар брендын сайлауны оештырган. Җиңүчеләр исемлегенә Казан шәһәр филармониясендәге «Казан» бию ансамбле да кергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова сөйләде.

«Әлеге җиңүдән чыгып, шуны әйтәсем кимлә: сәнгатебез халыкка барып җитә алган. Халык күңелен яулап ала алдык икән, без бик бәхетле. Елына бер-ике концерт куеп, тамашачы йөрәгенә ачкыч табып бетереп булмый, ул тамашачы гына безгә аз шикелле. Республикабызда коллективыбызның популяр икәненә инандык», — диде ул.

Чулпан Закирова Җиңү проспектында урнашкан «Чулпан» сәнгать үзәгенең төзекләндереп бетерергә ниятләгәннәрен әйтте. «Төзекләндерү эшләре быел бетәр дип өметләнәбез. Үзебезнең сәхнәбез булу — арендага алмыйча, теләгән кадәр чыгыш ясау мөмкинлеге ул. Яңа проектларыбызны шунда чынга ашырырбыз дип уйлыйм», — дип сөйләде җитәкче.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100