Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Х Халыкара мөселман киносы фестивале фильмы − “Калеб” яшьләр клубында
Яшь иҗатчыларга “Соңгы тукталыш” картинасы күрсәтеләчәк
(Казан, 21 август, “Татар-информ”). Бүген кичке 6 да Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Х Халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасына кергән “Соңгы тукталыш” (“Последняя остановка”, Бразилия - Ливан) фильмы махсус күрсәтелә. Ул татар иҗади яшьләре интеллигенциясенең “Калеб” клубы вәкилләренә тәкъдим ителәчәк.
Чараны кинофорумны оештыручылар үткәрә. Аларның максаты — мөселман киносы фестиваленең аудиториясен тагын да киңәйтү, бу өлкәдә профессионалларны җәлеп итү.
Марсио Кури һәм Ди Моретти төшергән тулы метражлы фильмдагы вакыйгалар Бразилиядә башланып китә. Олы яшьтәге мөселман Тарик хәләл җефетен югалта. Үзе үлгәнче, ул хатынына биргән вәгъдәне үтәргә тиеш. Карт ярты гасыр элек Ливаннан күченеп килгән була. Ул бар эшләрен читкә куеп, кызы Самия белән ватандашларын эзләргә юлга кузгала...
Фильм тәмамланганнан соң, белгечләр картина буенча фикер алышачак, дип хәбәр итә фестивальне оештыручылар “Татар-информ” МА.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз