news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе ялларда Кемерево шәһәрендә Халыкара шахтерлар Сабан туе була

Бәйрәмгә Россиянең 21 төбәгеннән һәм чит илләрдән 250 делегат килүе көтелә.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). 26-27 июньдә Кемерово шәһәрендә Кузбассның 300 еллыгына багышланган Халыкара шахтерлар Сабан туе узачак. 

Бәйрәмгә Россиянең 21 төбәгеннән һәм чит илләрдән 250 делегат килүе көтелә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сабан туе программасына иҗат коллективларының концерт чыгышлары, милли көрәш, милли ишегаллары хуҗалыклары күргәзмәләре, кунаклар өчен конкурслар, ат чабышлары һәм башкалар кертелгән, диелә хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100