news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Бикчәнтәев курсын тәмамлаучылар имтиханнарын барысы да бишлегә тапшырды

Казан дәүләт мәдәният институтының актерлык курсы студентлары диплом спектакльләрен дәүләт комиссиясенә күрсәтте.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан Мәдәният институтында Фәрит Бикчәнтәев курсын тәмамлаучылар барысы да имтиханнарын «5»ле билгесенә тапшырды.

Бүген бу хакта Казан дәүләт мәдәният институтына Дәүләт комиссиясе рәисе итеп чакырылган Уфа дәүләт сәнгать университеты профессоры Таңчулпан Бабичева игълан итте.

Студентлар соңгы имтихан буларак, комиссиягә һәм тамашачыга Галиәсгар Камалның «Беренче театр» спектаклен күрсәтте. Спектакль Камал театрының кече залында барды.

Дәүләт комиссиясе рәисе итеп чакырган өчен Казан дәүләт мәдәният институты җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде.

«Өч көн дәвамында чыгарылышның диплом спектакльләрен карап хозурландым. Бик талантлылар. Бүгенге көннән инде алар студентлар түгел, чын профессиональ актерлар», — диде спектакльдән соң Таңчулпан Бабичева сәхнәгә чыгып.

«Сез бик бәхетлеләр, чөнки 4 ел элек сезне бик талантлы режиссер һәм педагог Фәрит Бикчәнтәев сайлап алган. Сез актерлык осталыгы гына күрсәтеп калмыйсыз, үзегезнең иҗади шәхес икәнегезне дә раслыйсыз», — диде Бабичева.

Чыгарылыш курсын Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Шәйхаттарова да котлады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100