Саба китапханәләрендә “Челтерәгез чишмәләр” экологик эстафетасы старт алды

Чараның максаты - чишмәләр турында тулырак мәгълүмат туплау, табигатьне саклау, экологик культура тәрбияләү

(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”). Саба муниципаль районының үзәк китапханәсендә “Челтерәгез чишмәләр” экологик эстафетасы старт алды. Чара 2013 елның экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы буларак игълан ителүенә бәйле. Эстафета район китапханәләре арасында бара.

Эстафета “Сөембикә” клубы әгъзалары белән “Әмәнде” чишмәсенә сәяхәт белән башланып китте. Әлеге чараның максаты чишмәләр турында тулырак мәгълүмат туплау, табигатьне саклау, экологик культура тәрбияләү, туган төбәкне ярату, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Сәяхәт әйдәп баручы китапханәче Г. Мостафина туплаган мәгълүмат белән таныштырудан башланды, Сабадагы чишмәләр, аларның кеше тормышындагы әһәмияте, табигатьтәге урыны турында сөйләнде. Китапханә фондларында тупланган әлеге темага китаплар белән таныштыру үткәрелде.

Район тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән ветеран укытучы Рәйсә Бәдриевна чишмәләр тарихы, аларга исем бирү вакыйгалары, ул заман кешеләреннән язып алган хәтирәләр белән таныштырды.

Китапханәчеләр чишмәләр янында уздырыла торган борынгы йолалар турында сөйләде. Чарада катнашучы өлкәннәр дә әлеге йолаларга кагылышлы мәгълүматлар белән уртаклашты. Ямьле җәй көннәрендә болынлыкларда, чишмә буйларында уйнала торган “Наза”, “Биш парлы”, “Йөзек салыш” уеннарында да чарага килүчеләр актив булды.

Алга таба кичә, самаварда чишмә суыннан кайнатылган чәй табыны янында дәвам итте. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, баянчы Велорик Валиуллинның дәртле көйләре күңелләрне күтәрде. Хатын-кызлар яшь чактагы чишмә буйларында уйнала торган җырлы-биюле уеннарны башкарды, яшьлек хатирәләре белән уртаклашты.

Бу хакта ТР муниципаль берәмлекләре порталы хәбәр итә.