“Айгөл” ансамбле Киевтан җиңү белән кайта

“Айгөл” ансамбле Киевтан җиңү белән кайта

(Киев, 21 июнь, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Киевта “Киев сандугачы-2005” II төрки-татар җыр фестивалендә катнашкан Казанның “Айгөл” балалар ансамбле (җитәкчесе Алия Хафизуллина) вокал номинациясендә көч сынашып, үз яшьтәшләре арасында лауреат исемен яулады.

Ансамбль җырчыларыннан Аида Сәлахова I урынны, Гөлназ Хәсәнова – II, ә Миләүшә Хәмидуллина III урынны яулады. Аида белән бергә беренче урынга шулай ук Запорожьедан Алим Наконечный да лаек булды.

Ике көнгә сузылган әлеге фестивальдә Киев, Красный Луч, Симферополь, Харьков, Львов, Кировоград һәм Мәскәү шәһәрләреннән җыр коллективлары катнашты. Таможняда килеп туган мәшәкатьләр аркасында, Вильнюс коллективы фестивальдә катнаша алмады.

“Татнефть” һәм “Днепропласт” ААҖ, “Укртатнафта” ЯАҖ һәм фестивальнең төп оештыручысы “Туган тел” Бөтенукраина татар мәдәни үзәге рәисе Канәфия Хөснетдинов фестивальдә катнашучылардан беркемне дә бүләксез калдырмады.

Жюри рәисе, Россиянең атказанган артисткасы Наилә Фатехова: “Мин беләм, татар коллективларына җирле мәдәният органнары булышмый диярлек. Киевта демонстрацияләнгән барлык әйбер дә, әти-әниләр, коллективлар җитәкчеләре һәм балаларның үзләренең казанышы. Алар үз хисабына костюмнар тегә һәм фестивальләрдә катнаша. Шулай да алар фестивальдә югары дәрәҗәдә чыгыш ясады. Ә Киев ансамбльләре татар мәдәниятен алга этәрүче композитор һәм Украина башкаласында эшләп килгән бик күп татар ансамбльләренең җитәкчесе Әлфия Шевченко ярдәме белән үз йөзен тапкан”, - диде.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының Украинадагы үз хәбәрчесе белән әңгәмәсендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бүлек мөдире Рөстәм Гайнетдинов: “Фестивальдә 7 яшьтән алып 76 яшькәчә татар башкаручыларының катнашуы -милли традицияләребезнең буыннан-буынга күчеп баруы дигән сүз”, - диде.

Фестиваль зур Гала-концерт белән тәмамланды.