news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Тукай һәйкәле янында Шигырь бәйрәме булачак

Бәйрәм 26 апрельдә Уфа вакыты белән 14.00 сәгатьтә башлана.

Уфада Тукай һәйкәле янында Шигырь бәйрәме булачак
Башинформ/архив

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 26 апрельдә Уфада Шигырь бәйрәме була.

«Уфада Шигырь бәйрәме Тукай һәйкәле янында узачак. Ул Уфа вакыты белән көндезге сәгать икедә була», — дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Гөлназ Шәйхи Тукай туган көнендә үтәсе чараларга багышланган матбугат конференциясендә.

Шул ук көнне «Нур» театрында Башкортстанда уза торган «Тукай моңы» дип исемләнгән масштаблы бәйгегә нәтиҗә ясалачак.

Башкортстанда Стәрлетамакта һәм башка бик күп шәһәрләрдә-авылларда Тукай көне билгеләп үтеләчәк.

«Татар яшәгән һәр төбәктә Тукайга багышланган чаралар үтә. Мәскәүдә, Томскида, Чиләбедә һәм Россиянең башка бик күп төбәкләрендә Тукайга багышланган зур-зур чаралар узачак. Европада алар пандемия сәбәпле онлайн режимда була», — диде Гөлназ Шәйхи.

Төркиянең Анкара шәһәрендә, Семипалатинскида, Уральскида, Әстерханда, Чиләбедә, Бардада, Петербургта, Уфада, Мәскәүдә, Димитровградта Тукайга һәйкәлләр яки бюстлар куелган

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100