news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Рим Хәсәнов иҗатына багышланган кичә узачак

Танылган композитор җырларыннан торган концерт «Башкорт җыры» проектының 10 еллыгына багышланган.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Уфада композитор Рим Хәсәнов иҗатына багышланган бщйрщм узачак.

«Башинформ» хәбәр итүенчә, музыкаль кичә 25 апрельдә «Башкортстан» концертлар залында узачак.

Танылган композитор җырларыннан торган зур концерт «Башкорт җыры» проектының 10 еллыгына багышланган.

Рим Хәсәнов - композитор, автор-башкаручы, язучы, СССР Композиторлар берлеге һәм Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Башкорт АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Уфа шәһәренең мактаулы гражданины. 

news_right_1
news_right_2
news_bot