news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә театры Казан театр училищесы студентларын үз сәхнәсе белән таныштырды

Студентлар үзләренең диплом эше булган «Ай тотылган төндә» спектаклен күрсәттеләр, театр бинасында экскурсиядә булдылар.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан театр училищесының чыгарылыш курс студентлары Минзәлә театрының эш шартлары белән танышты.

Студентлар Минзәләгә театр җитәкчелеге чакыруы буенча килде. Алар Минзәлә театр артистларына һәм Минзәлә педагогика көллияте студентларына үзләренең диплом эше булган «Ай тотылган төндә» спектаклен күрсәттеләр.

Соңыннан Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев, Казан театр училищесы педагогы, студентларның сәхнә теле укытучысы Инсаф Абдулла һәм театр артистлары катнашында фикер алышулар булды. Яшь артистларга торак бирелүе, аларның рольсез тормаячаклары турында сөйләделәр, театр бинасы буйлап экскурсия узды.

«Максатыбыз — студентларны театр тарихы, аның тормышы белән таныштырып, аларны безгә эшкә кайтырга кызыксыну уяту. Сер түгел — Казаннан шактый ерак урнашкан шәһәрдәге театрда кадрлар проблемасы хәл ителеп бетмәгән», — ди Илнур Гайниев.

«Сез барыгыз да театр училищесына сәхнәдә уйнарга кызыгып килгән егетләр-кызлар. Рәхим итегез — менә сезгә сәхнә!», — диде педагог Инсаф Абдулла студентларына.

Әлегә студентларның диплом аласы бар. Чыгарылыш курсында 13 студент укып чыга. Бу заманында Тәслимә Фәйзуллина җыеп, аның вафатыннан соң Раил Мөхетдинов һәм Зөфәр Харисов укыткан төркем.

Алга таба Минзәлә театрында мондый очрашу Алабуга мәдәният көллияте чыгарылышы өчен дә оештырылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100