news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү өлкәсендә Тукайга багышланган күргәзмә ачыла

Әлеге чара бөек татар шагыйренең тууына 135 ел тулуга багышланган.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). 25 апрельдә 15.00 сәгатьтә Мәскәү өлкәсенең «Остафьево» — «Русский Парнас» дәүләт музей-утарында «Тукай. Майоров. Отражение» күргәзмәсе ачылачак.

Ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган. Күргәзмәдә Тукай портретлары тәкъдим ителәчәк. Ленинград рәссамы Игорь Майоров аларны 1980 елларда шагыйрьнең 100 еллыгына ясаган. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Портретлар Александр Колосковның шәхси коллекциясеннән алынган. Идеянең авторы һәм иҗат проекты җитәкчесе — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Рәхмәтуллина. 

Күргәзмә Россия Мәдәният министрлыгы һәм Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә ачылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot