news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

26 апрель көнне Кырлайга бушлай трансфер оештырыла

26 апрельдә Шигырь бәйрәме Кырлайда 11.30 сәгатьтә, Казанда 14.00 сәгатьтә башланып китәчәк.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 26 апрель көнне Кырлайда 11.30 сәгатьтә шигырь бәйрәме башланып китә. Барырга теләүчеләр өчен бушлай трансфер оештырыла.

«Тукаебыз күңелендә җылы хисләр калдырган, аның шагыйрьлек сәләте формалаша башлаган Кырлай авылында Шигъри бәйрәм була. Барырга теләге булганнар өчен Камал театры яныннан автобуслар китә», — диде Республика күләмендә Тукайның 135 еллыгына һәм Туган тел көненә багышланган чаралар программасына багышланган матбугат конференциясендә ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов.

Ул биредә музейларны карарга мөмкин булуын, шагыйрьнең балачагы узган урында аны бергәләшеп искә алып, бер шигъри чара оештыру әһәмиятен ассызыклады.

«Безнең Президентыбыз Тукайның туган якларында үткән чараларда катнашырга ризалыгын белдерде. Андагы музейларга халыкны, туристларны тарту эшен алып барырга кирәк», — диде ул.

Мәдәният министры урынбасары әйтүенчә, Кырлайда музей алдында 150ләп кеше сыешлы урын бар.

«Максат Кырлайның инфраструктурасын үстерү. Кушлавычны да онытырга ярамый. Ул аның асыл туган авылы», — дип өстәде ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

26 апрельдә Шигырь бәйрәме Казанда 14.00 сәгатьтә башланып китәчәк. 17.00 сәгатьтә ТР Президенты Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры бинасында Тукай премиясе лауреатларын котлаячак.

Автобусларга утыру өчен 24 апрельгә кадәр түбәндәге сылтама буенча заявка бирергә кирәк: https://docs.google.com/forms/d/1h08VJtWbzV_LpG8TTMnQNj25nbDojGpbdrredtCeLlQ/edit?usp=sharing

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100