news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Зөләйха күзләрен ача» сериалы Мәскәүдә популяр телетамашаларның берсе булды

Картинаның өченче сериясен Россия башкаласында яшәүче 809 мең кеше караган.

«Зөләйха күзләрен ача» сериалы Мәскәүдә популяр телетамашаларның берсе булды
kzn.ru

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Язучы Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча «Зөләйха күзләрен ача» сериалының өченче сериясе узган атнада Мәскәүдә иң популяр телетамашаларның берсе булды. Бу хакта Mediascope компаниясе мәгълүматлары дәлилли.

Чәршәмбе көнне, 15 апрельдә, «Россия 1» телеканалында күрсәтелгән фильмның чираттагы сериясе башкала тамашачылары арасында популярлык буенча дүртенче урынны алды. Эпизодны 809 мең мәскәүле караган. Эпизод рейтингы 5,5 процент тәшкил иткән, ә аудитория өлеше 16,5 процент булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot