news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Натфуллин «Зөләйха күзләрен ача» сериалы турында: Тулаем алганда, хис-тойгылар яхшы

Сериал телеэкраннарга чыкканнан соң Гүзәл Яхина романының популярлыгы тагын да артачак, ди ТР мәдәният министры урынбасары.

 Натфуллин «Зөләйха күзләрен ача» сериалы турында: Тулаем алганда, хис-тойгылар яхшы
Михаил Захаров

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Зөләйха күзләрен ача» сериалының кайбер эпизодларын караганнан соң әлеге фильм калдырган уңай хис-кичерешләре белән уртаклашты.

«Мин үз фикеремне генә белдерәм, чөнки хәзер фикерләр шактый күп... Мин ике серияне карадым, әгәр тулаем алсак, сериалга өстәлгән һәм китапта булмаган эпизодлар да бар... Тулаем алганда, сериал яхшы хис-тойгылар калдырды», - дип искәртте ул.

ТР мәдәният министры урынбасары телесериалны иҗади хезмәт дип саный, анда фантазиягә һәрвакыт урын бар.

«Сериалны караган кешедә аның китабын уку теләге дә уяначак», - дип өстәде спикер.

Дамир Натфуллин үзе Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романын рус һәм татар телләрендә укыган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100