Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген Винера Ганиева онлайн-концертлар марафонына кушыла
Әлеге чарада Салават Фәтхетдинов, Ришат Төхвәтуллин, Диләрә Ваһапова, Лэйна, Артур Шәмгунов, Илназ Сафиуллин, Фирдүс Тямаев, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Рәдиф Кашапов, Ильяс Гафаров, ИлСаф һәм башкалар чыгыш ясады инде. ⠀
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева, өйдә изоляциядә утырган барлык кешегә теләктәшлек күрсәтү максатыннан, #айдадомой онлайн-концертлар марафонына кушылачак. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.
Онлайн-концерт бүген, 21 апрельдә, 19.00 сәгатьтә «Татарстан Республикасы» ютуб каналында башлана.
#айдадомой онлайн-концертлар сериясе кысаларында Салават Фәтхетдинов, Ришат Төхвәтуллин, Диләрә Ваһапова, Лэйна, Артур Шәмгунов, Илназ Сафиуллин, Фирдүс Тямаев, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Рәдиф Кашапов, Ильяс Гафаров, ИлСаф, «Ямьле» вокаль төркеме, Зәринә Вильданова, CheekLaWeek ансамбле, шулай ук StandUp Club Kazan, Yummy Music: Malsi Music, Ilgiz, K-Ru резидентлары чыгыш ясады инде.
Онлайн-концертлар махсус санитар-эпидемиология режимы дәвам иткән вакытта даими рәвештә трансляцияләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз