news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театрында дизайнер Наҗия Галимова студиясе ачыла

Ачылу тантанасы иртәгә «Карурман» спектакле алдыннан билгеләнгән. 16.00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 21 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Иртәгә, 22 мартта, Тинчурин театрында танылган татар дизайнеры Наҗия Галимованың иҗат остаханәсе ачыла.

«Студия ачылу уңаеннан кичә кунакларын Наҗия Галимова белән аралашу, дизайнер киемнәре коллекциясе белән танышу көтә», дип чакыра Тинчурин театрының матбугат үзәге.

Ачылу тантанасында тамашачыны Илүсә Хуҗина белән Оскар Юнысовның акустик концерты көтә. Кунаклар «Түбәтәй» кафесы ризыклары белән сыйлана алачак.

Ачылу тантанасы театрда «Карурман» спектакле алдыннан каралган. 16.00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100