news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханә эшли башлаган беренче көнне меңнән артык кеше өенә китап алган

ТР Милли китапханәсе 20 мартта ачылды.

Милли китапханә эшли башлаган беренче көнне меңнән артык кеше өенә китап алган
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТР Милли китапханәнең китап укучылар өчен ачылган беренче көнендә 1800дән артык кеше универсаль залга узган, 1073 кеше өенә китап алган.

«Бүген без бергәләп китапханәнең „сәхнә арты“ белән таныштык, иске имләдә язылган көндәлекләрне тәрҗемә иттек, Нурбәк Батулла турында фильм карадык, Гарри Поттер турында инглиз телендә фикер алыштык һәм, әлбәттә, китаплар укыдык», — дип тасвирланган беренче эш көне китапханә аккаунтларында.

390дән артык кеше беренче тапкыр укучы билеты ясаткан, 900дән артык кеше Уку залына узган.

«Бүгеннән башлап без сезнең өчен көн саен 9:00 сәгатьтән алып 21:00 сәгатькә кадәр ачык. Айның соңгы дүшәмбесе — китапханәне җыештыру көне», — диелә хәбәрдә.

 Укучы билеты ясатыр өчен паспорт кирәклеге искәртелә.

Бүген китапханә укучыларын шигъри баттлга чакыра. «Бер сәхнәдә рус һәм татар шигъриятләре вәкилләре очрашачак. Бу — заманча авторларның иҗаты белән якыннан танышу өчен уникаль мөмкинлек!» — ди оештыручылар. Башлана — 18.00

  • ТР Милли китапханәсе 20 марттан китап укучылар өчен ачылды. Аңарчы аның конференц-залы һәм «Моң» театр мәйданчыгы гына эшләде, Милли китапханәдә экскурсияләр уздырылды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100