Актанышта Нәүрүз бәйрәме булды

Бәйрәмдә гореф-гадәтләр искә алынды, җыр-бию, уен-көлке мулдан иде, килгән кунаклар җылы ризык белән сыйланды.

(Актаныш, 21 март, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Актанышның Әнәк авылы мәдәният йортында Нәүрүз — язны каршылау бәйрәме шау-гөр килеп узды. Ул халкыбызның борынгыдан калган, көн белән төн тигезләшкән вакытта уздырыла торган күркәм йоласы.

«Нәүрүз» фарсы телендә «яңа көн» дигәнне аңлата. Көн белән төн тоташкан, тигезләшкән көнне кешеләргә бәхет теләргә, бер-беребезгә ягымлы булырга, ике кулыгызны биреп күрешергә кирәк.

 Электән килгән гореф-гадәтләр искә алынды, җыр-бию, уен-көлке мулдан иде, килгән кунаклар җылы ризык белән сыйланды. Борынгы йолалар буенча, бу көн дуслык бәйрәме булып саналган, халык бер-берсенә кунакка йөрешкән һәм күңел ачканнар.

Әлеге язгы бәйрәмне Әнәк авылы мәдәният хезмәткәрләре оештырган иде.