Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сербиядән кайткан Буа театры артистлары ике атна карантинда булачак
Роспотребнадзор идарәсенең Буадагы территориаль бүлеге хезмәте вәкилләре өйләренә килеп хәлләрен белешкән.
(Буа, 21 март, «Татар-информ», «Байрак»). 18 мартта Буа театры артистларының Сербиядә «Славения» Халыкара театрлар фестивалендә катнашты. Кичә театр җитәкчесе Раил Садриев үзенең инстаграммында карантинда булуы турында язды.
«Барыбыз да исән-имин кайтып җиттек. Сербиягә 15 артист барды. Үзебезне яхшы хис иттек. Без анда ТР Мәдәният министрлыгы юлламасы буенча булдык. Кайтканда чикне узгач та, Россиянең эре шәһәрләрендә дә, Казанда да хәлебезне тикшерделәр. Россиядә карановирус чиренә каршы карантин кертелү сәбәпле, әлегә ике атна өйдә булачакбыз», диде ул.
Роспотребнадзор идарәсенең Буадагы территориаль бүлеге хезмәте вәкилләре өйләренә килеп хәлләрен белешкән. Карантин вакытында өйдә генә калырга тиеш булачаклары турында кисәткәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз