news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты Нәүрүз бәйрәменә чакыра

24 март көнне Казан ипподромында төрки һәм иран халыкларының Нәүрүз бәйрәме оештырыла.

ТР Халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты Нәүрүз бәйрәменә чакыра
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 21 март, “Татар-информ”). 24 мартта Казанда төрки һәм иран халыкларының Яңа ел каршылау - “Нәүрүз” бәйрәме уңаеннан күңел ачу чаралары оештырыла. Бу хакта Татарстан Халыклар Дуслыгы йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Азербайҗан, әфган, казах, кыргыз, башкорт, таҗик, төрекмән, үзбәк, төрек халкы, шулай ук Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе вәкилләре иҗади мәдәни чыгышларын һәм милли ризыкларын тәкъдим итәчәк. Иң яхшы аш-су осталары төрле халык рецептларыннан пылау һәм шашлык әзерләячәк.

Балалар һәм өлкәннәр өчен махсус тематик мәйданчыклар эшләячәк.

Төп сәхнәдә концерт программасы белән Татарстан халыклары Ассамблеясе милли берләшмәләре коллективлары һәм татар эстрадасы башкаручылары чыгышлары булачак.

Теләге булган һәркем “Ачык микрофон” мәйданчыгында  үз осталыгын һәм сәләтен күрсәтә алачак.

Балалар һәм өлкәннәр традицион уеннарда катнаша ала. Җиңүчеләргә милли татлы ризыклар һәм призлар каралган.

24 мартта - шимбә көнне - оештыручылар казанлыларны һәм башкала кунакларын Казан ипподромында бәйрәмгә көтеп кала. Бәйрәм чарасы - 10.00 сәгатьтә, рәсми ачылышы 12.00 сәгатьтә башлана.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot