news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде

Ркаил Зәйдулла озак еллар "Идел" журналында бүлек мөхәррире вазыйфаларын башкарды.

(Казан, 21 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова).  Г.Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде. Бу хакта «Идел» журналы хәбәр итә, Ркаил озак еллар бу журналда бүлек мөхәррире вазыйфаларын башкарды.

“Татар-информ” хәбәрчесе шалтыратканда, Ркаил Зәйдулла “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры киңәшчесе, халык шагыйре Равил Фәйзуллин һәм “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директорының корпоратив үсеш буенча урынбасары, “Мәгариф” журналы директоры Сөмбел Таишева белән журнал киләчәге турында сүз алып бара иде. “Бергәләп журналның алга таба үсеше, концепциясе турында фикер алыша идек. Журнал гаиләгә үрнәк гаиләләрне мисал итеп, үрнәк булмаганнарын гыйбрәт итеп күрсәтеп, ярдәм итә ала”, - диде Ркаил.

“Үз алдыма әбиле-бабайлы, әтиле-әниле һәм балалары булган гаиләне кичләрен бергә җыеп, журнал укыту максатын куям, - дип дәвам итә яңа баш мөхәррир. – Инде компьютерсыз яши алмаучылар компьютер алдына җыелып утырыр – анысы да мөмкин. Әмма әле кәгазь журналның киләчәге юк дип әйтергә иртәрәк, техника ягыннан иң алга киткән Япониядә кәгазь матбугат миллионлаган тиражлар белән чыга”.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100