news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Uen Fest» традицион уеннар фестивалендә катнашучылар өчен иҗади смена оештырыла

26 - 28 февраль көннәрендә лагерьга Түбән Кама, Саба, Тукай, Нурлат һәм Буа районнарыннан иллеләп бала килер дип көтелә.

 (Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). «Uen Fest — Уен Фест» традицион уеннар фестивалендә катнашучылар «Мирас-наследие» лагеренда иҗади сменага җыелачак.

«Иҗади сменада „Дәррәу — Derrey“ этномузыка лабораториясендә катнашучы фольклор коллективлары һәм халык уены төшерелгән иң яхшы видеоролик бәйгесендә җиңүчеләр катнаша», — дип хәбәр итә Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге.

Иҗади смена 26-28 февраль көннәрендә үтә. Лагерьга Түбән Кама, Саба, Тукай, Нурлат һәм Буа районнарыннан иллеләп бала килер дип көтелә.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, катнашучылар өчен халык уеннары, осталык дәресләре, музыка һәм биюләр кертелгән авторлык программасы әзерләнгән.

Балалар өчен чүлмәк ясау буенча дәресләр үткәреләчәк. Алар үз куллары белән балчыктан тәлинкә, ваза, чәчәкләр, хәтта Казан мәчесе сынын да ясарга өйрәнәчәк. Тагын бер осталык дәресе тукымадан курчак тегәргә өйрәтәчәк.

Программада тамашачы алдында чыгыш ясау осталыгы буенча да дәресләр каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100