news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшь җырчы Сөмбел Кыямова иҗат кичәсендә дөньядагы иң авыр партиянең берсен башкарды

Программада Россини, Дворжак, Римский-Корсаков, Рахманинов, Баневич, Бакиров һәм Җиһанов әсәрләре тәкъдим ителде.

Яшь җырчы Сөмбел Кыямова иҗат кичәсендә дөньядагы иң авыр партиянең берсен башкарды
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Халыкара конкурслар лауреаты, яшь җырчы Сөмбел Кыямова дөньядагы иң авыр опералардан саналган Розина партиясен башкарды дип саный нәфис сүз остасы, журналист Илдар Кыямов. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең Кече залында Сөмбел Кыямованың иҗат кичәсендә сөйләде.

Сөмбел Кыямова Джоаккино Россининың «Севильский цирюльник» операсындагы Розина партиясен җырлаганнан соң, Илдар Кыямов җырчыга кызыл розалар бәйләме бүләк итте. «Шушы партиядән соң чәчкәләрне чыгарып бирүем очраклы түгел, чөнки ул вокал ягыннан шулкадәр виртуоз партия. Сулышны кую, позицияне тоту, колоратураны бирү, әсәрнең образын җиткерү — үзе зур хезмәт», — дип аңлатты Илдар Кыямов.

«Без Сөмбелне, гомумән, яратабыз. „Кыямова“ булган өчен генә дә түгел. Бүгенге концерт программасында тәкъдим ителгән әсәрләрнең стилистикасы, диапазоны шулкадәр киң. Ул дөнья классикасында көнчыгыш славяннардан килгән әсәрләр дә башкарды», — диде ул.

Илдар Кыямов яшь җырчының үсеш кичерүе хакында әйтте. «Актёр осталыгы, вокал сәнгать ягыннан да булдыра. Моның өчен без аның остазына, яраткан җырчыбыз, профессор Зилә Сөнгатуллина Даяновнага зур рәхмәтле. Алга таба да Сөмбелгә иҗади уңышлар телибез. Аның янында Идел Кыямовның булуы, кичәне бергә эшләүләре балаларыбыз булганга да, иҗатташлар булганга да безне сөендерә», — диде журналист.

Кичәнең алып баручысы журналист Идел Кыямов яшь җырчының кичәсен беренче тапкыр гына алып бармавын искәртте. «Сөмбел белән өч ел таныш, шулвакыттан бергә оештырып киләбез. Әлеге иҗади кичәне отчет концерты дип тә әйтсәк була. Чараны фото һәм видеога да төшердек, моны Мәскәү һәм Санкт-Петербург профессорлары да караячак дип беләм. Шуңа күрә концерт имтихан форматында үтте», — диде ул.

«Елдан-ел программа киңәя бара, авыррак партияләр җырлана. Шул ук Россининың әсәрен алыйк, Сөмбел аны бормалы җырлады, зал да әлеге җырны яратты кебек тоелды. Быел Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел, шуңа күрә без фронтовик шагыйрьләрне дә читтә калдырмадык. Программада Фатих Кәрим шигыренә язылган Әнвәр Бакиров музыкасына „Сагындым“ җыры да бар иде», — диде Идел Кыямов.


Галерея: Яшь җырчы Сөмбел Кыямованың иҗат кичәсе
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100