news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

XX гасыр башы мәгърифәтчесе Ибраһим Идриснең «Тәрбияле ата» китабы тәкъдим ителде

Китап 300 данә тираж белән нәшер ителгән.

XX гасыр башы мәгърифәтчесе Ибраһим Идриснең «Тәрбияле ата» китабы тәкъдим ителде
Владимир Васильев

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Ислам мәдәнияте музеенда Ибраһим Идриснең «Тәрбияле ата» китабының яңа басмасы тәкъдим ителде.

«Беренче тапкыр 1900 елда нәшер ителгән һәм авторы язылмаган китапның титул битендә ике „әлиф“ хәрефе бар иде. Башта китапның авторы Ризаэтдин Фәхретдин дип уйладык. Тикшеренүләр нәтиҗәсендә чын авторның Ибраһим Идрис булуы ачыкланды», — диде «Казан Кремле» музей-тыюлыгы Ислам мәдәнияте музее мөдире Илнур Низамиев.

Китап 300 данә тираж белән нәшер ителгән. Аларны китапханәләрдә һәм Ислам мәдәнияте музеенда табарга була.

«Тәрбияле ата яки тормыш дәресе» китабы, 1915 елгы соңгы нөсхәдән хәзерге татар теленә якынлаштырып, җиңеләйтеп төзелде. Тәрбия бирү гаиләдән башланырга тиеш. Китапта балага тәрбия бирү, әдәп-әхлакка өйрәтү темалары ачыла», — дип белдерде Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдинов.

Ибраһим Сөләйман улы Идрис 1857 елның 11 маенда хәзерге Татарстан Республикасы Арча районы Наласа авылында туган. Ул шагыйрь, педагог, нәшир, сәүдәгәр, «Милләт» матбагасы хуҗасы булган. 1944 елның 31 мартында үлгән. Ул Яңа татар бистәсе зиратында җирләнгән.


Галерея: Ибраһим Идриснең "Тәрбияле ата" китабын тәкъдим итү
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100