news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада шагыйрь һәм журналист Дамир Шәрәфетдинов вафат булган

Шагыйрьне иртәгә кече ватанында җирлиләр.

(Казан, 21 февраль , «Татар-информ»). Уфада шагыйрь, журналист, тәрҗемәче Дамир Шәрәфиев вафат булган. Бу хакта язучының «Агыйдел» журналындагы коллегалары хәбәренә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итә.

Дамир Шәрәфетдинов 1965 елда Белорецк районында туган. Ул Россия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, Россия һем Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Шаһит Ходайбердин исемендеге республика премиясе лауреаты, Башкортстан мәгариф отличнигы.

Белорецк районының «Урал» район газетасында редактор урынбасары, «Яшьлек» республика яшьләр газетасында, «Шонкар», «Тамаша», «Әманәт», «Агыйдел» журналларында җаваплы секретарь булып эшли.

Студент елларыннан шигырьләр яза. 1993, 2004 елларда ике шигырь җыентыгы басылып чыга. Ун китап авторы

Шагыйрьне иртәгә кече ватанында җирлиләр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100