Җәүдәт Фәйзинең туганнары фондта саклана торган шәхси рояль язмышы өчен борчыла

Композитор Җәүдәт Фәйзине тууына 110 ел тулуга багышланган кичәдә Татар китабы йортында искә алдылар.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Күренекле татар композиторы Җәүдәт Фәйзинең туганнары аның илле еллап Милли музей фондында сакланган шәхси рояленең язмышы өчен борчылуларын белдерде. Бу хакта Диләрә Мөхәммәдъярова Татар китабы йортында Җәүдәт Фәйзинең 110 еллыгына багышланган «Тормыш җыры» дип исемләнгән кичәдә сөйләде.

«Уен коралы илле еллап музей фондларында саклана. Рояль төзекләндерүгә мохтаҗ. Без министрлыкка мөрәҗәгать иттек, уен коралына бәяләмә бирелде. Аның киләчәк язмышы нинди булыр — белмибез. Татар китабы йортында торса да, яхшы булыр иде. Җәүдәт Фәйзинең тууына йөз ел тулу уңаеннан бернинди чара да киң күләмдә яктыртылмады», — диде ул.

Композиторның гомер сәхифәләре турында Татар китабы йорты музееның фәнни хезмәткәре Гөлназ Җиһангирова сөйләп үтте. «Җәүдәт Фәйзи вафат булгач, аның шәхси әйберләре, архивы Милли музейга тапшырыла. Алар бүген дә шунда саклана. Шуларның берсе — Җәүдәт Фәйзинең кулъязмасы. „Нәсел җебе — шәҗәрә“ дип атала. Алты битлек материалда ул ата-бабалары турындагы мәгълүматны язып калдырган», — диде ул.

«Композитор нәселләрендә өч шәҗәрә саклануын әйтә: берсен — әтисе, икенчесен — язучы Мирхәйдәр Фәйзи һәм өченчесен — Шакирҗан абзый дигән туганнары яза. Ул текст формасында булса да, андагы мәгълүмат бик кызык. Мирхәйдәр Фәйзи белән Җәүдәт Фәйзи туганнан туган булып чыга», — дип сөйләде фәнни хезмәткәр.

Гөлназ Җиһангирова композиторның теле бик матур, ягымлы булуын искәртте. «Ул киңкырлы шәхес булган: көйләр генә иҗат итеп калмаган, ә көндәлекләр, мәкаләләр дә иҗат иткән. Мәсәлән, „Тапшырылмаган хатлар“ операсына либреттоны Фәйзи үзе иҗат иткән. Яшьлек елларыннан алып ул истәлек дәфтәрләре алып барган», — дип сөйләде ул.

«Татар китабы йортында билгеле шәхесләрне искә алу юкка гына түгел. Без бу йорт һәм Шәриф Камал шәхесе белән бәйле күренекле затларны искә алабыз, алар турында моңарчы бик үк билгеле булмаган фактларны табарга, барларга омтылабыз. Җәүдәт Фәйзи язучы Шәриф Камалның иҗатташы, чордашы булган. Алар бергә аралашып, бер чорда иҗат итеп яшәгән», — диде музей директоры Луиза Янсуар.

Директор ТР Милли музее фондлары бай истәлекләр, экспонатларга ия булуын әйтеп үтте. Музейда эшләгән хезмәткәрләр аларны берәмтекләп туплый, кадерләп саклый. Менә шул Милли музей фондларында сакланган ядкярләрне үзебез дә тирәнтен өйрәнсәк, киң җәмәгатьчелеккә дә күрсәтсәк, ул һәръяклап файдалы була. Шулай итеп без буыннар арасында бәйләнеш булдырабыз», — диде ул.

Нурия Мифтахетдинова ул чордагы бик матур традиция — көндәлек язу традициясе турында сөйләде. Җәүдәт Фәйзинең истәлек дәфтәрләрендәге кызыклы язмаларны укыды, аның үсмер чорындагы тирәлеге турында бәян итте. «Күбесе иске татар язуы белән язылган, аларны уку һәм шәрехләү — дәвамлы һәм кызыклы эзләнү. Әлеге язмаларны киләчәктә дә өйрәнүне дәвам итәбез», — дип төгәлләде ул сүзен.

Кичәдә халыкара конкурслар лауреатлары Сөмбел Кыямова, Илүсә Хуҗина, Гөлнара Байназарова, Илгиз Шәйхразиев композиторның җырларын башкарды. Татар китабы йорты музееның фәнни хезмәткәре Нурия Мифтахетдинова, журналист һәм композитор Динә Камалова композиторның шәхси көндәлекләреннән истәлекләр укып үтте. Кичә күмәк фотога төшү белән тәмамланды.