news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай әдәби музеенда «Музейда музыка» әдәби-музыкаль кичәләр циклы башланды

Кичәдә татар классик композиторлары — Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаровларның әсәрләре яңгырады.

Тукай әдәби музеенда «Музейда музыка» әдәби-музыкаль кичәләр циклы башланды
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Габдулла Тукай әдәби музеенда «Музейда музыка» циклыннан әдәби-музыкаль кичә узды.

Муса Җәлил премиясе лауреаты, скрипкачы Динә Закирова сүзләренчә, әдәби-музыкаль кичәләрдә киләчәктә балаларны да, эстрада артистларын да җәлеп итәчәкләр.

«Проектта иҗатташ дусларыбыз белән зур булмаган тамаша оештырасыбыз килде. Европада зур форматлы концертлар күптәннән юк, сәгать ярымлы кичәләр популярлашты. Ул тамашачыны ялыктырмый. Артык та булмасын, җитсен дә дигәндәй, тамашаның „каймагы»н гына күрсәтәбез», — диде ул „Татар-информ“ хәбәрчесенә.

Кичәдә Динә Закирова татар классик композиторлары — Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаровларның әсәрләрен башкарды, Илнур Закиров Габдулла Тукай, Хәсән Туфан, Һади Такташ шагыйрьләренең шигырьләрен укыды.

«Тамашачы күңеленә кереп кала торган, ял итү концерты оештырасыбыз килде. Тамашачылар аудиториясе чикләнмәгән», — дип аңлатты Динә Закирова.

Кичәдә шулай ук Татарстан Республикасының атказанган артистлары Илнур Закиров, Ришат Әхмәдуллин, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Ирек Кашапов, халыкара конкурслар лауреаты Эльвира Ногманова катнашты.

Кичә Габдулла Тукай әдәби музее белән берлектә оештырылды. Музей директоры Гүзәл Төхвәтова әдәби-музыкаль очрашулар ай саен дәвам итәчәген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100