Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ирада Әюпова: Туфан ага соңгы чыгышында алдыбызга куйган бурычларның барысы да үтәлде
Бүген ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды.
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Ирада Әюпова бүген Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ясаган чыгышында Туфан аганың соңгы чыгышында алга куелган бурычларның барысы да үтәлүен әйтте.
«Минем хәтеремдә калганча, Туфан ага Миңнуллин Дәүләт Советы сессиясендә ясаган соңгы чыгышында өч проблеманы күрсәткән иде — Милли китапханәгә, Чаллы дәүләт театрына һәм Түбән Кама дәүләт театрына яңа бина кирәклеге. Болар барысы да үтәлде», — диде ул үз чыгышында.
Ирада Әюпова әлеге мәсьәләләрнең үтәлгән булуын ассызыклап республика җитәкчелегенә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтләрен җиткерде.
Ул үз чыгышында Чаллыда «Мастеровые» театрына яңа бинасы салынуын искәртеп үтте. «Мәдәният» илкүләм программасы кысаларында Түбән Кама яшь тамашачы театры бинасына төзекләндерелә башлаячагын әйтте.
Бүген ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз