news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирада Әюпова, аягы сынса да, Мәдәният министрлыгы коллегиясендә катнашты

Мәдәният министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында министр утырып кына доклад ясады.

Ирада Әюпова, аягы сынса да, Мәдәният министрлыгы коллегиясендә катнашты
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Ирада Әюпова, аягы сынган булуга карамастан, Мәдәният министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында катнашты. Ул утырып кына доклад ясады.

«Татар-информ» хәбәрчесенә билгеле булганча, Ирада Əюпова буранлы көнне баскычлардан атлап менгәндә яки төшеп барганда аягын авырттырган. Үзе игътибарсызлыгын телефонына карап баруы белән аңлаткан, ди.

Расланмаган хәбәрләргә караганда, Мәдәният министрының Зур концертлар залының мәрмәр баскычларында аягын сындырган булуы ихтимал.

news_right_1
news_right_2
news_bot