420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Мостай Кәримнең «Өч таган» әсәре нигезендә төшерелгән «Отряд Таганок» фильмы 4 марттан Татарстан һәм Башкортстан кинотеатрларына чыгачак.
«Илледән артык кешенең 2 еллык хезмәте бу. Башкорт киносында мондый тавышлы һәм сурәтле фильмның булганы юк иде әле», — дип хәбәр итә фильмның режиссеры Айнур Аскаров.
«Отряд Таганок» фильмы Уфада Мостай Кәримнең 100 еллыгы уңаеннан күрсәтелгән иде. Казанда 30 августта Татарстан киносы көннәрендә кунак фильм буларак күрсәтелде.