news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевскида халык иҗаты XX фестивале була

Быел фестиваль Туган тел һәм халык бердәмлеге елына багышланган.

Менделеевскида халык иҗаты XX фестивале була
«Менделеевские новости»

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Менделеевскида быел Туган тел һәм халык бердәмлеге елына багышлап халык иҗаты XX фестивале үткәреләчәк.

Мәдәният идарәсе башлыгы Екатерина Шиһапова республика предприятиеләренең барлык коллективларын фестивальдә катнашуны оештырырга чакырды, шулай ук халык иҗаты XX фестивален үткәрү форматы турында сөйләде. Бу турыда «Менделеевские новости» хәбәр итә.

«Быел фестивальнең темасы «Туган тел - халык күңеле» дип аталган», - диде җитәкче.

Концертлар февральдә башлана. Беренчесе Илнәт авылында узачак. Гала-концерт беренче май бәйрәмнәрендә планлаштырылган.

Халык иҗаты фестивале шәһәрнең предприятие, оешма, бюджет учреждениеләре арасында үткәрелә. Ул халык арасында әхлакый, рухи, патриотик һәм мәдәни кыйммәтләрне арттыру максатыннан үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot