Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада Башкорт мифологиясе сүзлеге дөнья күрде
Сүзлекне танылган тел галиме, Тарих, тел һәм әдәбият институтының фәнни җитәкчесе Фирдәүс Хисамитдинова төзегән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Уфада танылган тел галиме, Тарих, тел һәм әдәбият институтының фәнни җитәкчесе Фирдәүс Хисамитдинова тарафыннан төзелгән Башкорт мифологиясе сүзлеге дөнья күрде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Сүзлек башкорт мифологиясенең төп сюжетларын, символларын һәм персонажларын үз эченә ала. Барлык мәкаләләр лингвистик һәм фольклор үрнәкләр белән баетылган.
Китап тюркологларга, фольклорчыларга һәм этнологларга адресланган. Сүзлек шулай ук тарих, әдәбият һәм дөнья художество мәдәнияте укытучылары өчен дә файдалы булачак.
Басма Россия Федерациясенең «Мәдәният һәм туризмны үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр федераль агентлыгының финанс ярдәме белән нәшер ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз