news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры өлкәннәр өчен беренче фэнтези - «Карурман» спектаклен чыгара

Резеда Гарипова белән Луиза Янсуар «Карурман» эскизын «Калеб» кысаларында тәкъдим иткән иде.

Тинчурин театры өлкәннәр өчен беренче фэнтези - «Карурман» спектаклен чыгара
архив/Рамиль Гали

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры өлкәннәр өчен беренче татар фэнтези спектаклен чыгарачак. «Калеб» кысаларында эскизы тәкъдим ителгән «Карурман» спектакле сәхнәләштерү буенча эш башлануы турындагы мәгълүматны Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов раслады.

«Бу спектакльне кую шактый кыйммәт булачак — костюмнарын әзерләү зур суммалар сорый. Әмма без моңа алындык. Әзерләп чыгарбыз», — диде директор.

«Калеб» яңа буын җыены «Карурман» спектакле эскизын тамашачыга ел азагында тәкъдим иткән иде. Авторлары — Резеда Гарипова белән Луиза Янсуар. Режиссер — Резеда Гарипова. Проектта Тинчурин һәм Кариев театры артистлары, Казан театр училищесы студентлары, «Джуна» музыкаль төркеме һәм Зәринә Вилданова катнашты.

Вакыйга бик борынгы заманнарда — исламга кадәрге чорда татар җирләрендә бара. Кайчандыр зур булган затлы ыруның хәле начар. Аларны кыргый кавемнәр яулап алырга мөмкин. Ыру үзен яклап-саклап килгән ияләрдән баш тарткан икән. Шуннан башланганмы бу кыенлыклар, әллә башка вакыйгалар шуңа китереп җиткергәнме?

Әсәрнең автордашы, шагыйрә Луиза Янсуар эскизны караган белгечләр фикеренә таянып, әсәргә үзгәрешләр кертеләчәген әйтте.

«Мин бу спектакльне яхшы акустикалы залы һәм милли авторлар белән эшләү омтылышы булган Тинчурин театрында куелсын иде дип телим. Режиссеры һәм артистлары Тинчурин театрыннан булганга гына түгел. Ә нәкъ менә милли авторлар белән эшләү юнәлешен алганга күрә. Милли авторларыбызның иҗат мөмкинлекләре һәм офыклары киң булганлыгын күрсәтү өчен дә», — дип язган иде «Татар-информ» әлеге эскизга рецензиядә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100